Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Чутайлылар кабат 2800 порция аш, ботка әзерләп, СВОга озаткан (фото)

Егетләребезгә бу ашлар бик ошый.

Чутайлылар СВОдагы егетләр өчен әзерләнгән коры ашларны Балтач волонтерларына тапшырган. 20сендә алар юлга әзерләнә. Барысы 2800 порция аш, ботка әзерләнгән.

«Боларнын һәрберсенә чиста ит (маен кертмичә) пешереп киптерергә кирәк. Кипкәч, 50 кг иттән 7 кило тирәсе ит кала. Итләр, тутыру өчен упаковка пакетлары, үзебездә булмаган кипкән яшелчәләр алу өчен шактый гына акча кирәк була. Кадерле дусларым, әйдәгез әз генә булса да акчалата ярдәм итик. Шушы изге корбан гаете көннәрендә үз өлешебезне сәдакәләрдән ташырыйк», дип мөрәҗәгать итә Чутай авылыннан актив хәбәрчебез Гөлзифа Нәҗипова.

Егетләребезгә бу ашлар бик ошый. Йорт токмач ашын ашагач, коръән ашында утырган кебек хис иттек, дип хәбәр җибәрделәр. СВОдагы егетләребезгә бик авыр. Шушындый эссе көннәрдә 20 кг.лы хәрби киемнәрдән, пуля яңгыры астында, эчәргә суга, ашарга тилмереп хезмәт итүчеләребезне Аллаһ ярдәменнән ташламасын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво