Онытырга һич юк хакыбыз!
1 июль – Хәрби хәрәкәт ветераннары көне.
Әлеге мөһим дата уңаеннан, районыбызның хәрби ветераннары – Әфганчылар җәмгыяте рәисе, «Ватан сакчылары» фондының социаль координаторы Дилүс Гатиятуллин, ТР махсус хәрәкәтләр һәм чик буе гаскәрләре ветераннары «Чик буе гаскәрләре берлеге» нең Балтач районындагы рәисе Шәүкәт Гаязов, актив ветеран-әфганчы Ринат Нурисламов һәм махсус хәрби операция ветераны Фидәел Хәсәнов белән берлектә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган райондашларыбыз – 1234 полкның 2 батальонында хезмәт иткән егетләребез каберләренә әлеге полкның әләмен куйдылар. Батырларыбызның якты истәлекләрен яңартканнары өчен районыбызның хәрби ветераннарына, 1234нче полкның 2 батальон егетләренә, аеруча да райондашыбыз Фидәел Хәсәновка батырларыбызның якыннары чиксез рәхмәтле. Һәлак булган егетләребез безне онытмыйлар дип куанып ятсыннар, һәр кылган изге эшләребез мәрхүм батырларыбыз рухына изге дога булып барып ирешсен, Җиңүне якынайтсын! Бүгенге көндә илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребез исән-сау, үз аякларында туган нигезләренә әйләнеп кайтсыннар, җир йөзенә иминлек килсен!
1 июль кичендә традицион рәвештә хәрби ветераннар «Ватан сакчылары» паркына җыелды, биредә бәйрәмнең тантаналы өлеше һәм спорт уеннары үтте. Беркем дә, берни дә онытылырга тиеш түгел, ил алдында намусың ак булу – ул изге бурыч санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев