Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-77ел

Мәңгелек җыр яки тулы бер гаилә һәлакәте, ачы фажигасе хакында ...

Сугыш! Аның турында күпме язсалар да, ул- онытылмаслык мәңгелек тема! Корбаннар алдында да,исәннәр алдында да без моңа бурычлы.

...70 еллар ахыры.Төньяк Кавказда туристик сәяхәттә булган вакыйгалар күнелдә матур хатирәләр калдырды. Мәгърүр Кавказ, ургылып аккан тау елгалары, адым саен шифалы чыганаклар, күкертле чишмәләр, кайнар, салкын нарзан...Диңгез өстеннән шактый биектә булгангамы, сулап туймаслык саф һавасы. Күңелләргә шом салырдай кыялы-упкынлы Хәрби Осетин, Хәрби Грузия юллары дисеңме...Кул сузымында гына кебек күренгән мәңге ак карлы түбәләре күккә ашкан Эльбрус чынлыкта 500км читтә икән!
Ә һәйкәлләр! Һәйкәлләр саны буенча Төньяк Осетия ул чактагы Союзда беренче урында тора дип сөйләде экскурсовод.
Могҗиза! Тәэсирләр!
Безне озатып йоруче экскурсоводыбыз беркөнне Дзуарикау авылындагы 1963 елда куелган обелискка алып килде.
Хәсрәтле Ана һәм Җиде Кыр казы сыны ...
Авыл халкы көче белән куелган һәйкәл һәм Газдановлар гаиләсенең ачы язмышы белән танышкач тетрәнеп киттек.
Җиде улларын яуга озата бу гаилә.
Аннан бер- бер артлы үлем хәбәрләрен алу: Мәскәү янында,Севастополь оборонасында...Әниләренең йөрәге бу авыр хәбәрне күтәрергә көче җитмәве...
Новороссийск, Киев, Белоруссиядан похоронка ...Соңгы үлем хәбәрен дошман оясы- Берлиннан алгач, әтиләренең дә йөрәге түзмәве...
Тулы бер гаилә һәлакәте,ачы фажигасе! Бу тарихны тыңлагач, Кавказның мәгърүр матурлыгы артка чиккәндәй булды, таулар да елыйсыман иде.
Обелиск, Газдановлар гаиләсе тарихы күренекле авар шагыйре Расүл Гамзатовны да тетрәндергән. Үз авар телендә шагыйрь "Торналар"(" Журавли") ны иҗат итә. Әйе, "Торналар". Обелискта кыр казлары сыны булса да,шигыренең поэтикасын саклар өчен, ул Төньяк Осетия хөкүмәтеннән Торналар дип үзгәртеп язарга рөхсәт сорый.
Соңынан мин интернеттан бу җырның язылу тарихы турында күп мәгълүмат таптым.
Авар телендә язылган шигырьне рус теленә Гамзатовның дусты- Көнчыгыш поэзиясен тирәнтен белүче Наум Гребнев тарҗемә иткән икән.
Марк Бернес, исә, шигырьне уку белән, композитор Ян Френкельга көй язуын үтенә Ян Френкель көчле авырудан гомере өзелү алдында торган шагыйрьнең теләген үти.1969 елда күренекле шәхесләрнең уртак көче кергән мәңгелек җыр туа!
Җырны беренчеләрдән булып Мөслим Магомаев башкара.
"Торналар"- төрле милләт кешеләре тудырган уртак җыр да: осетин, авар, рус, еврей, әзербайҗан. Мөслим Магомаевның әнисе татар булуын исәпкә алсак, безнең милләтнең дә өлеше бар.
"Торналар" җыры - сугыш турындагы иң көчле җырларның берсе. Бик күп хәсрәтләр, күз яше, Ил язмышы сыйган аңа.



Илсөя Һадиева
Кариле авылы



Мне кажется порою, что солдаты
С кровавых не пришедшие полей
Не в землю нашу полегли когда-то
А превратились в белых журавлей.


Они до сей поры с времен тех дальних
Летят и подают нам голоса
Не потому ль так часто и печально
Мы замолкаем, глядя в небеса?


Летит, летит по небу клин усталый
Летит в тумане на исходе дня
И в том строю есть промежуток малый
Быть может, это место для меня.


Настанет день, и с журавлиной стаей
Я поплыву в такой же сизой мгле
Из-под небес по-птичьи окликая
Всех вас, кого оставил на земле.


Мне кажется порою, что солдаты
С кровавых не пришедшие полей
Не в землю нашу полегли когда-то
А превратились в белых журавлей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев