Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-77ел

Ветеран туган авылында үзе төзеткән һәйкәл янында сугышчан истәлекләрен яңартты (фото)

Намусы, йөрәге кушуы буенча 1944 елда газиз Ватаныбызны саклаучылар юлына баскан Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Гали улы Галиевның данлы батырлыгы да яшь буыннар өчен горурлык үрнәге!

Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел вакыт узса да, аның кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерләрендә бер мәртәбә дә авыз тутырып газиз әткәйләренә дәшә алмаган балалар, инде хәзер үзләре әби-бабай. Ә канлы ут эчендә йөргән ветераннарыбызның моңсу йөзләрендә ел саен җиңү көнендә яшь тамчылары ялтырый.
Намусы, йөрәге кушуы буенча 1944 елда газиз Ватаныбызны саклаучылар юлына баскан Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Гали улы Галиевның данлы батырлыгы да яшь буыннар өчен горурлык үрнәге!
Үз теләге белән хәрәкәттәге армиягә киткән Гарифҗан ага штурм авиациясенең Ил-2 маркалы самолетында радист-укчы булып 1948 елның азагына кадәр хезмәт итә. Япон империалистларына каршы сугышта катнаша. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Гарифҗан ага хәрби хезмәттән кайткач Пыжмара мәктәбендә балалар укыта. Аның тырышлыгы белән 1965 елда Чепья мәктәбендә крайны өйрәнү музее оеша,ул даими тулылана, матур эшләре еракларга тарала. Музей "Халыклар дуслыгы" исемен йөртә һәм Гарифҗан Галиев бүген дә музейның алыштыргысыз директоры. Ветеранның сугыш еллары хатирәләре хакында "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе дә сюжет әзерләде. Ветеран туган авылы Каенсарда үз хисабына төзеткән һәйкәл янында Бөек Җиңү көне уңаеннан узган митингта да катнашып, сугышчан истәлекләрен яңартты.

Чыганак Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев