Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Балтач районы архивы фондыннан бер ветеран тарихы

1947 елдан демобилизацияләнгәннән соң, Закир Садыйкович туган авылында «Правда» колхозында 36 ел дәвамында шофер булып эшли.

Бөек Ватан сугышы ветераны Садыйков Закир Садыйк улы 1924 елның 30 ноябрендә Балтач районының Сосна авылында туган. 1939 елда Сосна җидееллык мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. Эш, ул вакытта ныгып җитмәгән яшүсмер өчен бик авыр була, ләкин ул зарлана торганнардан булмый. 

1942 елның 15 августында, аны 18 яше дә тулмаган килеш, Совет Армиясе сафларына алып Бөек Ватан сугышына җибәрәләр. Хәрби антны ул 1942 елның 21 октябрендә Кызыл Байрак орденлы 22 нче гвардия Кутузов һәм Хмельницк миномет бригадасында кабул итә.

Сугышны ракета гаскәрләрендә һәм артиллериядә геодезик топографик эшләр буенча белгеч — топограф булып үтә. Берничә мәртәбә яралана, госпитальләрдә ята, ләкин һәрвакыт кире сугыш сафларына кайтып, җиңүчеләр исәбендә Берлинга барып җитә.

Сугышчан хезмәтләре өчен «Кызыл йолдыз», «II дәрәҗә Ватан сугышы» орденнары һәм «Берлинны алган өчен», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Варшаваны азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Ветеранның тәненә эләккән снаряд кыйпылчыклары сугыштан соң да әле бик озак вакыт аның тәнен генә түгел, җанын да әрнетәләр. Берничә операцияләр кичереп, әле Бөек Җиңүнең 60 еллыгы алдыннан да, аның тәнендә снаряд кыйпылчыклары калып килә.

1947 елдан демобилизацияләнгәннән соң, Закир Садыйкович туган авылында «Правда» колхозында 36 ел дәвамында шофер булып эшли. Тырыш, төгәл ветеран намуслы хезмәте белән туган колхозына зур хезмәт куя. Җәйнең эссе көннәрендә урып-җыю чорында аңа бөтенләй йокысыз эшләргә туры килгән вакытлар да булгалый. Аның фидакарь хезмәте хуҗалык идарәсе тарафыннан югары бәяләнә, аңа «Атказанган колхозчы» исеме бирелә.

Сугыштан соң ук Закир Садыйк улы Фатыйма исемле үз авылы кызына өйләнә. Фатыйма ханымның 49 ел ышанычлы терәге һәм яклаучысы булып, биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Ул ерак, авыр елларда балаларының өс-башлары бөтен, тамаклары тук булсын, җәмгыятькә файдалы, көчле ихтыярлы шәхесләр булып үссеннәр очен барысын да эшләгән олы җанлы әти-әниләрен кызлар зур рәхмәт хисләре белән искә алалар.

Соңгы вакытта Закир Садыйк улы Балтач авылында үзенең өлкән кызы Нурания белән яши. 2007 елның 5 апрелендә ветеран вафат була, Сосна авылы зиратында җирләнә.

#мойгероймоясемья

Кайтаваз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев