Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Җиңү кайтавазы мәңгелек

Районыбызның 68 хатын-кызы Бөек Ватан сугышында егетләрчә, ирләрчә сугыштылар

1945 елның Җиңү китергән сөенечле май аеннан соң күпме генә еллар үтмәсен, тарихка ераграк китә барган саен, фашизмны тар-мар иткән совет солдатының, безнең халыкның фронттагы һәм тылдагы үлемсез каһарманлыгы ачыграк күренә бара.

Сугыш өермәсе күп газаплар кичергән газиз җиребез буйлап тормышыбызны тузгытып узды, 1700дән артык шәһәр һәм 70 меңнән күбрәк авылларны хәрабә хәленә китерде, һәр йортка, һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт, төзәлмәслек тән һәм җан яралары алып килде.

Кешелек тарихында иң котычкыч бу сугыш балаларны да, хатын-кызларны да, өлкәннәрне дә — берәүне дә аямады. Ул  һәрберебезнең, күпмилләтле халкыбызның йөрәгенә мәңге төзәлмәслек яра салды.

Безнең сугыш корбаннарының берсен дә онытырга хакыбыз юк. Фәкать безнең Татарстаннан гына фронтка 700 меңнән артык кеше киткән, алар арасында 12 меңгә якын кеше — Балтачлылар. 6 меңгә якын районыбыз батырлары сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калды. Бу Җиңү көнендә һәр шәһәрдә, һәр авылда, һәр йортта ул котычкыч сугыш корбаннарын искә алалар. Бүген дә әле күп гаиләләрдә олы әбиләр, апалар, бабайлар һәм абыйлар каберләре билгеле булмаган, хәбәрсез югалган якыннарын, туганнарын күңелдән барлыйлар, үзләре инде кайтмасалар да, алар турында хәбәр көтәләр. 

Якташларыбызның сугыш елларында күрсәткән батырлыгы аларны мәңгелек данга күмде. Алар арасында алты райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, фронттагы батырлыклары өчен 2000нән артыгы төрле дәрәҗәдәге орден, 5229 якташыбыз медальләр белән бүләкләнде.

Районыбызның 68 хатын-кызы Бөек Ватан сугышында егетләрчә, ирләрчә сугыштылар. Нәфис куллар сугышчан корал тотты, юка иңбашлары күтәрә алмаслык йөкләр күтәрде. Безнең әбиләребез, әниләребез, апаларыбыз киләчәкне, балаларны, кешелек дөньясын саклап калу өчен үзләрендә дошманга каршы тора һәм җиңә ала торган көч таптылар, сугыш кырларында чын батырлык үрнәкләре күрсәттеләр.

Ул елларда районыбызның бөтен халкы, олысы һәм кечесе, тулысы белән «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» дигән лозунг астында хезмәт куйды. Шуңа күрә дә бу шатлыклы бәйрәм көнендә без каһарман сугышчылар белән бергә, ач-ялангач, салкын язгы суларда чабаталы килеш, дистәләрчә километрлар чәчү орлыкларын иңнәренә салып алып кайткан, колхоз кырларында ялны белмичә, күңел һәм тән яраларын сиздермичә, аруга һәм авыруга бирешмичә эшләп, уртак җиңүне якынайткан фидакарь тыл хезмәтчәннәрен — нәкъ менә СЕЗНЕ зур ихтирам хисләре белән искә алабыз. Сугыш елларының күтәрә алмаслык авырлыклары күп милләтле районыбыз халкының ихтыярын сындыра алмады, җиңүгә булган ышанычын какшатмады.

Фашизмны тар-мар итү, Җиңү көнен китерү өчен гомерләрен дә кызганмыйча, армый-талмый көрәшкән, хезмәт куйган хөрмәтле ветераннарыбызның батырлыгы, рухи ныклыгы алдында баш иябез. Рәхмәт Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев