Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Белем. Беренчесе» илкүләм марафоны башланды
Татарстан Милли китапханәсендә узган чарага республика вузлары, көллиятләре студентлары, аларга белем бирүче мөгаллимнәр дә килгән иде. — Бу чараны үткәрүчеләргә бик зур рәхмәт. Бик кирәкле марафон. Ни өчен дигәндә, бүген күп яшьләр сугыш темасын бөтенләй белми диярлек. 9 Май "шашлык бәйрәме"нә кайтып кала. Азатлык өчен сугышкан, көч түккән әби-бабаларыбызны искә алып, һәйкәлләргә, зиратларга барып, каберлекләрен чистарту — безнең бурыч, —ди Казан төзелеш көллияте укытучысы Мөнирә Рәхимова.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев