Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Яңа фотобәйге – “Көзге муллык”

Һәр фасыл үзенчә матур. Көз үзенең алтын төсе белән генә түгел, мул уңышы белән дә кадерле фасыл. Әлеге муллыктан мәктәп-бакча балалары искиткеч кул эшләре, аппликацияләр иҗат итә.

Әйтергә кирәк, араларында искиткеч бай фантазия белән иҗат иткәннәре бар. Әйдәгез, аларны сайтыбыз укучыларына да тәкъдим итик әле. Сездән BaltasiRed2005@yandex.ru адресына көзге төсләр патшалыгын, көзге муллыкны, байлыкны тасвирлаучы кул эшләре, аппликацияләрнең фотосурәтләрен көтеп калабыз.

Шулай ук фотосурәтләрегезне Сез үзегез дә сайтыбызга kzge-mullyk сылтама аша үтеп урнаштыра аласыз. Моның өчен "Предложить нового участника" төймәсенә чиртергә, үзегез турында мәгълүматны һәм бәйгегә фотосурәтне калдырырга, фотоның авторын күрсәтергә кирәк. Сайт мөхәррире сезнең эшне карап чыга, таләпләргә туры килә икән, сайтка чыгара. Юк икән, Сезнең белән элемтәгә керә, шуның өчен телефон номерын дөрес итеп язуыгыз сорала.

Эшләр 29 октябрьгә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү вакыты – 29 октябрьдән - 8нче ноябрьгә кадәр. Башладык!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге муллык