Кеше әйберен башкага бирү бары хуҗасының рөхсәте белән генә эшләнә
Дин һәм тормыш

Кеше әйберен башкага бирү бары хуҗасының рөхсәте белән генә эшләнә

Шаригатьтә кешегә кулланышка әйберне биреп тору «гәрия» дип атала.

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

— Күршем миннән файдаланып торырга дип, измә савытын алып торды. Үземә кирәк булганлыктан аны сорап кердем. Күршем аны икенче кардәшкә файдаланырга дип биреп җибәргән булып чыкты. Бу очракта аны гамәле дөресме?

— Шаригатьтә кешегә кулланышка әйберне биреп тору «гәрия» дип атала, бу рөхсәт ителә. Кеше икенче кешедән әйбер алып тора икән, бу аңа аны бары үзенә генә куллану хокукын бирә. Ә инде ул әйберне башка кешегә бирү бары хуҗасының рөхсәте белән генә эшләнә, рөхсәтсез бу гамәл дөрес түгел.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев