Намазлыкта төрле рәсемнәр, мәчетләр булганда укылган намаз дөрес буламы?
Дин һәм тормыш

Намазлыкта төрле рәсемнәр, мәчетләр булганда укылган намаз дөрес буламы?

Сездән — сорау, бездән — җавап.

Сорау:

— Өйдә яисә чит урында намаз укыганда намазлык кулланабыз. Намазлыкта төрле рәсемнәр, мәчетләр булганда укылган намаз дөрес буламы?

Җавап:

— Мәчетләр яки башка сурәтләр төшелгән намазлыкта намаз уку дөрес. Намаз укый торган җирдә яки намаз укый торган кешенең алдында җанлы әйберләр төшерелгән сурәтләр булу ярамый.

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Дини белешмә

Нет комментариев