Республика лидеры сүзләренә караганда, борынгы Болгар җире ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән меңләгән мөселманнарны җыя
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум» халыкара икътисадый форумының Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чаралары белән тәмамлануы турында хәбәр итте. Бу хакта ул үзенең Макстагы каналында язган.
Республика лидеры сүзләренә караганда, борынгы Болгар җире ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән меңләгән мөселманнарны җыя.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Изге Болгар җыены»нда катнашу ата-бабаларга хөрмәт күрсәтү генә түгел, дин тотучылар өчен догада берләшергә мөмкинлек тә.
Татар-информ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев