Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Алма ник чери?

Быел алма чери, кайберләре йомшарып утыра, шул килеш ботакларда эленеп торалар. Нәрсәдән шулай булды икән? Нәрсәләр сибәргә?

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ:
— Җимеш череге — алмагач, груша, төшле җимеш агачларында киң таралган авыру. Чирнең беренче билгеләре җәйнең икенче яртысында, җиләк-җимешләр өлгерә башлаганда күренә башлый. Черү гадәттә, корт тишкәләгән, кошлар, боз яки парша зарарлаган урыныннан башлана. Иң элек көрән тап кына барлыкка килә, җылылык һәм дымлылык җитәрлек булганда ул урын зурая, 8-12 көннән алманың эче карала, ашарга яраксыз хәлгә килә. Алма куе көрән төскә керә, 2-3 көннән аңа җимеш череге спораларыннан торган аксыл соры кунык утыра. Черек чиренә бирешкән алмалар агачта эленеп калырга яки коелырга мөмкин. Ботакта калган алмалар көз азагында яфраклар коелгач яхшы күренә. Ул вакытта алар кибеп корыша, киләсе елга бакчага чир тарату чыганагына әверелә. Шуңа аларны җыеп, бакчадан чыгарырга һәм җиргә күмәргә кирәк.
Авыруны кисәтү чаралары: агачларның ботакларын арасыннан җил йөрсен өчен вакытында сирәкләп кисү. Иртә язда әле бөреләр ачылганчы алмагачка 3 %лы бакыр купоросы эремәсе (10 л 300 грамм бакыр купоросы) сиптереп эшкәртәләр. Чәчәк атар алдыннан 1 %лы бакыр купоросы эремәсе ( 10 л суга 100 г) белән эшкәртүне кабатлыйлар.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев