Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Белеп тор! Әрекмән яфрагы суы нидән файдалы?

Әрекмән яфракларын җыеп яхшылап юасың да иттарткыч аша чыгарасың һәм вак тиешекле иләк аша суын сөзәсең

Әрекмән яфрагы суы нидән файдалы соң? Ул - яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Калган файдалы үзлекләрен интернеттан эзләп укый аласыз. 

Белгечләр әрекмән суын көнгә өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала 1 чәй калагы эчәргә куша. Курс - бер ай. Аннан соң организмны ял иттереп алырга кирәк. Иң яхшысы - әрекмән суын елына өч тапкыр берешәр айлап куллану. Бер ай - әрекмән суы, бер ай - ял, бер ай - әрекмән суы, бер ай ял тәртибендә. 

Әрекмән яфракларын җыеп яхшылап юасың да иттарткыч аша чыгарасың һәм вак тиешекле иләк аша суын сөзәсең. Әлеге сыеклыкны 1,5 литрлы шешә капкачларына салып туңдыргычта катырасың.

Әрекмән яфрагы суы суыткычта 4-5 көн генә саклана ала. Шуңа аны туңдыргычта сакларга кирәк. Үзеңә кирәк вакытта эретеп эчәсең. Туңса да, файдалы сыйфатлары югалмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев