Берсе: «Мине аша!» - ди. Ә икенчесе...
Банандагы бу ябыштыргычлар нәрсәне аңлата?
Сез гомерегездә бер тапкыр булса да бананнарда ябыштыргычларга игътибр иткәнегез бардыр.
Ләкин аларның нәрсә аңлатканын уйлаганыгыз бармы? Баксаң...
1. Әгәр аларда 3 яки 4 саннары белән башланган 4 урынлы код булса, бу продукт интенсив авыл хуҗалыгы принцибы буенча үстерелгән дигәнне аңлата, ул шулай ук ашламалар һәм пестицидлар куллануны күздә тота.
2. Әгәр продуктта 9 санынннан башланган 5 урынлы код булса, ул, мең еллар дәвамында эшләгән кебек, традицион ысул белән үстерелгән. Хәзер мондый ысулны «органик» дип атыйлар, башка сүзләр белән әйткәндә, пестицидлар һәм ашламалар кулланмыйча.
3. Әгәр продуктның 8 саныннан башланган 5 урынлы коды булса, бу продуктның генетик модификацияләнгән (ГМО) булуын аңлата.
Моны укыганнан соң сез, мөгаен, нәрсә сатып алуыгызга һәм куллануыгызга күбрәк игътибар бирерсез!
Резида Валитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев