Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Елау файдалы, ни өчен?

Америкада бер ханым хәтта түләүле еларга өйрәтү курслары да ачып җибәргән.

Күз яшьләре тетрәнүләр (стресс) нәтиҗәсендә организмда барлыкка килүче куркыныч токсиннарны чыгаралар.

Хәер, күз яше – эмоциональ киеренкелекне күрсәтүче генә түгел. Күз яшьләренең иң төп функциясе – авыртуга карата табигый реакция.

Америкада бер ханым хәтта түләүле еларга өйрәтү курслары да ачып җибәргән. Елый белеп еласаң, хәтта иң салкын йөрәкне дә эрергә мәҗбүр итеп була, ди эшкуар ханым.

Әлбәттә, яшь түгү – идарә ителә торган процесс. Хатын-кыз “җиңелрәк”, ягъни тизрәк елый, ә ирләр күз яшен сирәк күрсәтә. Хатын-кызның гомере озынрак булу аның ирләргә караганда ешрак елавына бәйле, диләр психологлар.

Эмоциональ киеренкелек, стресс, үртәлү-борчылу вакытларында үзен кулда тотучы кеше, яшен күрсәтмичә, ягъни еламыйча, кырык яшенә йөрәк, нерв системасы чирләре һәм инфаркт алырга мөмкин. Оялмагыз, елагыз, үксегез, иң мөһиме – ачу-ярсу һәм рәнҗешләрне тышка чыгарыгыз, дип киңәш бирә психотерапевтлар.

Гомумән, елау кеше хисләре белән идарә итүнең бик куәтле коралы. Баласын елаудан туктату өчен әни кеше ни генә эшләми! Ә хатын-кызның күз яше! Ирләрнең бик сирәге генә битараф хатын-кыз елавына. Хәтта таныш булмаган чит кеше елавын күрү дә аңа карата кызгану, ярдәм кулы сузарга теләү хисе уята, гәрчә елауның сәбәбе турында без берни белмәсәк тә.

 

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: елау