Фольганың өстенлекләрен белә идегезме?
Файдалы киңәш

Фольганың өстенлекләрен белә идегезме?

Фольга белән кайчы үткенләргә дә була икән

Фольганы көмеш кашыкларны ялтырату өчен кулланырга мөмкин. Савытның төбенә фольга җәябез (ялтыравыклы ягы өстә калырга тиеш). Кашык-чәнечкеләрне шунда урнаштырабыз. Стаканның дүрттән бер өлеше күләмендә содага, стакан тулганчы, җылы су агызабыз да, болгатып, савытка салабыз. 15 минуттан соң кашыклар, кибеттән алгандагы кебек, ялтырап калачак.

* Фольга белән кайчы үткенләргә дә була. Моның өчен фольга кисәген кискәләргә генә кирәк. Кайчы үткенләнәчәк, шул ук вакытта тутыгы да юкка чыгачак.

* Фольга җылылык кайтару үзенчәлегенә ия. Кер үтүкли торган тактаның тышлыгы астына шуны җәйгән очракта, кием бик җиңел һәм тиз үтүкләнәчәк.

Ватаным Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Фольга

Нет комментариев