Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Гөл үстерү серләре

Гөл үсеп утырган чүлмәкләрнең урынын еш алмаштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла.

Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе һәм ком салыгыз. Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сипкәннән соң 2-3 сәгать узгач, чүлмәк төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә, гөлнең тамырлары черергә мөмкин.

Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.
Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын, дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал калагы кастор мае сибегез.

Гөлләр җылылык чыганагы булган әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил, томан ћәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы. Балчыктан эшләнгән чүлмәккә гөл утырту алдыннан аны тәүлек буе суда тотарга кирәк.

Гөл үсеп утырган чүлмәкләрнең урынын еш алмаштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрнең урынын еш алмаштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүе бар.

Автор:Ләйсән Якупова

Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөл