Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Йоклар алдыннан нинди ризыклар ашарга ярамый беләсезме?

Йокларга ятарга ике сәгать кала ашарга ярамаганлыкны һәркем белә. Әмма йоклар алдыннан нәрсә ашарга ярый, ә кайсы ризыктан тыелып тору хәерле соң?

– Аксымга бай ризыклар озак үзләштерелә. Шуңа күрә кичтән аксымлы ризык ашап ятсагыз, иртән үзегезне начар хис итүегез бар.

– Организм кич һәм төнлә ял итәргә, үз халәтенә кайтырга тиеш. Шуңа күрә йоклар алдыннан майлы, кыздырылган, ысланган ризык ашаудан тыелып торырга кирәк.

– Җиләкләр, эчәклектә әчеп, эчне күпертергә мөмкин.

– Йоклар алдыннан әчегән сөт ризыкларын да кулланмаска кирәк. Аларда инсулин дәрәҗәсе югары. Бу исә ашказаны асты бизен инсулин эшләп чыгарырга мәҗбүр итә. Монысы, үз чиратында, организмда май запаслары барлыкка килүгә китерә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев