Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Йомырканы нәрсә алыштыра ала?

Һәрбер хуҗабикәнең көндәлек тормышта куллана торган серләре бар. Шулай ук, һәр хатын-кызның аеруча уңышлы килеп чыккан камыр ашлары бар. Аш-суга оста булган хуҗабикәләрнең кайбер киңәшләренә күз салыйк әле.Әгәр суыткычта йомырка калмаган булса, нишләргә? Шушы сорауга бүген алар җавап бирә.

Йомырканы нәрсә алыштыра ала?

Әче камырга:

1 йомырка — 2 аш кашыгы бәрәңге яки кукуруз крахмалы.
1 йомырка — 1 аш кашыгы коры сөт, 2 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы.
1 йомырка — 2 аш кашыгы су, 2 чәй кашыгы пекарня порошогы.
1 йомырка — 1 аш кашыгы сөт, ярты аш кашыгы сода, лимон согы.
1 йомырка — 2 аш кашыгы сөт, 1/4чәй кашыгы көпшәкләгеч (рахрыхлитель).

Татлы камырга:

1 йомырка — изелгән 1 банан.
1 йомырка — 3 аш кашыгы чикләвек мае.
1 йомырка — 2 аш кашыгы суда җебетелгән солы лачаулары (хлопья).
1 йомырка — 3 аш кашыгы майонез.

Гөлия Мөгаллимова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йомырка файдалы