Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кабыклы бәрәңге файдасы

Бәрәңге составында 32 төрле микроэлемент барлыгын белә идегезме?

Шуның иң мөһиме — калий. Кабыгында ул 1,5 тапкыр күбрәк.
Бәрәңгенең чи килеш согын куллану ашказаны җәрәхәтен, гастритны, төрле ялкынсынуларны дәвалый.
Бәрәңгене кабыклы килеш мичтә, көлдә, духовка мичендә пешереп ашау файдалы. Совет чорында сары авыруы (гепатит) белән чирләп ятучыларга хастаханәдә көн саен мичтә пешкән бәрәңгене дару урынына бирәләр иде.
Бәрәңге матурлык яшелчәсе дә әле ул! Чи бәрәңгене угычтан уып, бераз көрпәле бодай оны, сөт кушып, бит һәм муенга битлек итеп сыларга була.

Рушания МИНСӘГЫЙРОВА 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев