Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Күзләрегез ничек күрә?

Күзләр өчен файдалы җиләк-җимешләрне, чәйләрне беләсезме?

Чабыр (чабрец) кешенең күрү сәләтенә уңай йогынты ясый, чөнки анда каротиноидлар күп. Алар күзләрдәге кан әйләнешен яхшырта, күз ясмыгын дегенератив үзгәрешләрдән саклый.

Яшел чәйдәге антиоксидантлар күзнең күп кенә хроник авыруларына сәбәп булучы ирекле радикалларны юк итә.

Күкҗиләк (голубика) бик файдалы, күзләргә дә яхшы тәэсир итә.

Гөлҗимешнең коры җиләкләреннән чәй күзләргә файдалы. Моның өчен 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы вакланган җиләк салып төнәтеп эчәргә кирәк.

Балны тәүлегенә 100 граммга кадәр ашарга мөмкин. Төнгә «бал суы» файдалы: 1 аш кашыгы балны
1 стакан җылы суга болгатып эчәргә.

Йөзьяшәр суты 1 чәй калагы күләмендә кулланыла. Ашарга 20-30 минут кала көненә 2-3 тапкыр йотып куярга кирәк.

Гөлия Мөгаллимова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр