Көздән утырткан сарымсак, суганны яздан ашлау
Файдалы киңәш

Көздән утырткан сарымсак, суганны яздан ашлау

Иренмичә вакытында эшләсәк, яхшы уңыш алырбыз.

Язның ничек килүенә карап( төгәл вакытын әйтеп тә булмый) яшелчәләр тишелеп чыккач, җирлэр бераз кипшергәч, сарымсак-суганның төбен йомшартып, ашлама кертәбез.
Үзем куп еллар шушылай эшлим:

  • 10 л суга 20 г ( 1 аш кашыгы өеп) мочевина салып эретәм. Алдан су сипкән түтәлләргә катнашманы лейка белән су сипкән кебек сибеп чыгабыз.


Икенче тапкыр ике атнадан ашлыйбыз.

  • 10 л суга 40 г нитрофоска,1стакан көл салып сибәбез.


Иренмичә вакытында эшләсәк, яхшы уңыш алырбыз.

 
#БакчачыРэмзия
#суган#сарымсак
#жирэше

Чыганак: https://vk.com/id203914716?w=wall203914716_3787

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев