Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Лилиягә тәрбия кирәк!

Лилия хәзер суганчасын үстерә, ныгый, үрчи!

Лилия хәзер суганчасын үстерә, ныгый, үрчи.

Бу процесс чәчәк бөреләрен коеп бетергәннән соң 1 ай чамасы бара.

1.Шиңгән чәчәк чукларын кисәргә, әмма кыякларына тимәскә кирәк, алар фотосинтез өчен кирәк. Лилияне тулысынча сентябрьдә кисәләр, 10-15 см сабагын калдырып, төбен торф яки компост белән мүлчәләгез.
2.Лилиянең «аппетиты» яхшы. Чәчәк атканда һәм чәчәк атып бетергәч үсемлеккә калий һәм фосфор кирәк. 1 квадрат метрга 20шәр грамм исәбеннән суперфосфат һәм калий сукльфаты кертергә була. Вегетация вакытында ике тапкыр 1 квадрат метрга 0,5 стакан исәбеннән көл сибә аласыз.
3.Лилияне августта күчерәләр. Иң элек сабакларын җирдән 3-5 см калдырып кисәләр һәм сәнәк белән казыйлар. Суганчаларны марганцовканың алсу эремәсендә яки махсус препаратта («Максим», «Витарос») 20-30 минут тотарга һәм, кипкәнен көтмичә, шундук утыртырга кирәк.
4.Лилия суганчасын кимерүчеләр ярата. Кышын тычканнар зарарламасын өчен, суганчаларга «Вишневский» мазе сөртергә була. Көзен тирәсенә дегетле су сибә аласыз. 10 л суга 1 чәй кашыгы каен дегете җитә.

Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча