Нинди эчемлекләр савыгырга ярдәм итә?
Салкын тию, вируслы-инфекцияле авыруларның беренче билгеләре сизелә башлау белән файдалы җылы эчемлекләр кулланырга кирәк. Аларның кайсылары иң нәтиҗәле?
Акмай һәм бал кушылган җылы сөт. Бу эчемлек савыгуны тизләтә, аеруча тамак авыртудан һәм ютәлдән файдалы. Сөтне кәстрүлдә 60 градуска кадәр җылытыгыз һәм бераз эретелгән акмай һәм бал кушыгыз. Мәтрүшкә, юкә чәчәге, ромашка төнәтмәләрен дә бераз кушарга була. Җылы килеш эчегез.
Мүк җиләге белән имбирдан морс ясап эчсәгез, иммунитетыгызга зур ярдәм булыр. Шикәр урынына бал кушсагыз, тагын да файдалырак.
Лимонлы коктейль. Халык медицинасын хуп күрүчеләр, бу эчемлек салкын тиюне 1-2 көндә юк итә, дип ышандыра. Аны болай әзерлиләр. 1,5 литр кайнаган җылы суга бер лимон суты, 1 грамм аскорбин кислотасы һәм ике калак эре тоз салырга кирәк. Яхшылап бутарга. Көненә бер стакан эчәргә. Биш көн кулланырга була.
Кайнар чәйгә имбир, бал кушып эчсәгез дә бик яхшы булыр.
Ә сез нинди эчемлекләр кулланасыз? Бәлки, сез генә белгән рецептлар бардыр? Уртаклашыгыз!
Сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев