Помидор тизрәк кызарсын өчен (САКЛАП КУЕГЫЗ)
Эх, кибетләрдән сатып алганчы, үзебезнең бакчада үскәнен ашыйсы килә бит!
Быелгы җәйдән кояш нурларын сорап кына алабыз. Шуңа да помидорларны кызарту бик авыр. Ә сез белә идегезме, тоз помидорны тизрәк кызарта, балландыра, корткычлардан сакларга булыша.
1 чиләк бүлмә температурасындагы суга 1 аш кашыгы тоз һәм 1 стакан агач көле кушарга, 1 сәгать төнәтергә һәм һәр төпкә 0,5әр литр сибәргә була.
Тозлы су чөгендерне дә балландыра. Туфракта натрий җитмәгәндә, чөгендернең яфраклары кызара. Бу очракта 10 литр суга 1 стакан аш тозы салып эретәләр һәм җиргә сибәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев