Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Помидорларны ничек озаграк сакларга?

Арасына кызыл помидор кую янындагыларны тизрәк кызарта.

Саклау өчен помидорны төнге температура +8 оСка кадәр төшкәнче җыеп өлгерергә кирәк. Югыйсә алар чиргә бирешә башлый, кызарганнары да бик тәмле булмый.
Помидорны иртән, чык кипкәч җыегыз. Аны караңгы, салкынча урында сакларга кирәк. Баз, подвалга төшерә аласыз. Температура +5...+12 оС, дымлылык 80 % булырга тиеш. Помидорларны агач яки пластик әрҗәгә сабак очын өскә каратып, бер рәт кенә тезегез.

Арасына кызыл помидор кую янындагыларны тизрәк кызарта. Тиз кызаруын теләмисез икән, көн саен кызара башлаганнарын икенче әрҗәгә алып торыгыз.
Һәр помидорны кәгазьгә төреп куйсагыз, бер-берсенә тимәячәк.
Һәр помидорны аракы яки спиртка манылган мамык белән ышкып чистартып куючылар бар. Ул помидордагы зарарлы микроорганизмнарны бетерә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: помидор