Розаларны үрчетү серләре (+фото)
Ноябрьдә розаларны үрчетү эшен башларга була.
Розаларны үрчетү өчен көзен аларны кискәндә алынган чыбыкчаларны кулланалар. Тамырландыру өчен 8-10 см озынлыкта өлгереп җиткән (көрән төскә керә башлаган) чыбыкчалар алына. Чыбыкчаларның яфракларын бөтенләй өзәргә, очларын тамырландыру стимуляторына (мәсәлән, “Корневин”) манып алырга һәм авыш итеп 3 см күмдереп утыртырга. Су сибәргә һәм 5 литрлы пластик шешә белән каплап куярга. Сортын билгеләргә онытмагыз.
Язын да чыбыкчаларны шешәдән чыгарырга ашыкмагыз, әледән-әле капкачын ачып җилләтү җитә. Көннәр җылынгач, акрынлап капкачын ачалар, җәй уртасында гына шешәне алырга, августта теләгән урынга утыртырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев