Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Тозлы түтәл сере: сарымсакның кыягы саргаймый

Нөнәгәр мәктәбенең элеккеге технология укытучысы Гөлсимә Әхмәтхановадан эре сарымсак һәм суган үстерү буенча киңәшләр.

Сарымсак һәм суганның икесенә дә бер технология туры килә. Сарымсакны зуррак мәйданда үстерүчеләр көзен утырткач, салам тарата. Дымны саклау өчен яхшы, диләр. Мин ике сутый җирдә генә үстерәм, шуңа күрә салам кулланмыйм. Октябрьнең беренче яртысында утыртам. Башта җирне әзерлим, көл сибеп чыгам. Ул – үзе бер ашлама. Түтәлләр ясыйм, юллар сызып, бераз тоз сибеп чыгам. Болай эшләү яз көне сарымсакның кыяклары саргаймасын өчен кирәк. Гадәттә, суган-сарымсакка чебен килә. Ә болай эшләгәндә, килмиләр. Эре булсын өчен, эре сарымсак сайлагыз. Төшләрне бүлеп, араларын 8 сантиметр калдырып утыртып чыгам. Утырткач, су сипмим. Кышны әйбәт кенә чыгалар. Яз көне кар сулары эрегәч, җирне йомшартам, чүбен утыйм. Эссе көннәрдә суны күбрәк сибәм. Башлары ук җибәргәч, кисеп чыгам. Берничә сенекен калдырам. Сарымсакның җи теш кәнен белү өчен кирәк бу. Әгәр ул турайса һәм ярылып кит сә, уңышын алырга вакыт җитте дигән сүз. Бернинди аш лама да кулланмыйм. Җир чере мәле булса, уңышы да мул булачак. Табышны исәпләгән юк.

Чыганак: "Без - балтачлар" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сарымсак утырту