Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Имин юл - имин гаилә!

Татарстан буенча «Куркынычсызлык лабораториясе» автомобиле узып, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтәчәк

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына өйрәтү өчен махсус җиһазландырылган автомобиль Түбән Кама районындагы балалар өчен өстәмә белем бирү үзәгенә тапшырылган.

Бүген «Куркынычсызлык лабораториясе» комплексын Татарстанның Түбән Кама районы «Балаларга өстәмә белем бирү үзәге» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенә тапшырдылар. Ул республика буенча йөриячәк һәм 17 яшькә кадәрге балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтәчәк.

«Монда барлык юл ситуацияләре өчен җиһазлар тәкъдим ителгән. Балалар җәяүлеләр һәм велосипедчылар сыйфатында юлда барганда, юл йөрү кагыйдәләре нигезләрен белергә тиеш. Әлеге җиһазлар ярдәмендә балалар теоретик әзерлек алачак, аннан соң юлга чыгачак», – дип сөйләгән ТР буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда әлегә шундый бер комплекс бар, ләкин ул үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткәч, республикада тагын берничә шундый лаборатория барлыкка киләчәк.

«Программа биш яшь төркеменә исәпләнгән. Аларның һәркайсы өчен 30-40 минут дәвамында дәрес каралган», – дип аңлаткан «Куркынычсызлык хәрәкәте» эксперт үзәгенең проект эшләре буенча директоры Валентина Кульбицкая.

«Татарстан буенча әлеге автомобильнең ничек йөрү  графигы төзелә. Ел азагына кадәр республиканың өч районына бару каралган», – дип өстәгән Валентина Кульбицкая.

Мондый комплекслар Россиянең барлык төбәкләрендә дә барлыкка киләчәк. Татарстан кырык дүртенче булып әлеге күчмә «Куркынычсызлык лабораториясе»н алган.

«Куркынычсызлык лабораториясе» проекты «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Фото: «Татар-информ»/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев