Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында «Автокүпбәйге» үтте. Кемнәр җиңүче дисезме?
Юл хәрәкәте иминлеге

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында «Автокүпбәйге» үтте. Кемнәр җиңүче дисезме?

Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, автомобиль йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы базасында «Автокүпбәйге» («Автомногоборье») үтте.

Чараның төп максаты - югары уку йортлары студентлары һәм урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү.

Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен һәм автомобиль йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр. 

1 урын – Данилов Константин
2 урын – Ярандаев Никита
3 урын – Федоров Александр

Җиңүчеләргә “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Лилия Һадиева  кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

 

 

 

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы

Нет комментариев