Балтачта борылышта фура әйләнгән (+фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта борылышта фура әйләнгән (+фото)

Чепья авылы янында юл кырыенда "Мерседес" фурасы әйләнгән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Әлеге хәл кичә кич Йошкар-Ола - Пермь трассасында булган. Йөк төягән фура борылышта җайлаша алмыйча, нәтиҗәдә, ян ягына авып төшкән. Йөк фурасын йөртүче зыян күрмәгән.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев