Балтачта «Автоледи-2026»ны ачыкладылар
Конкурста барлыгы 8 гүзәл зат катнашты
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге һәм ДОСААФ оешмалары тарафыннан «Автоледи-2026» район конкурсы үткәрелде.
Конкурс ике өлештән торды: беренче өлештә гүзәл затларыбызның юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәре тикшерелде, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сыналды.
Конкурста барлыгы 8 гүзәл зат катнашты. Ике конкурс нәтиҗәләре буенча Фомина Аделина җиңүче булып танылды.
Икенче урында Зиатдинова Надежда,
өченче урында Закирова Лилия.
Котлыйбыз!
Лилия Һадиева
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев