Балтачта картинг ярышлары гөрләде
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта картинг ярышлары гөрләде

Ярышларда Балтач, Арча, Кукмара, Теләче районнарыннан 57 картчы катнашты

ДОСААФ оешуга 98 ел тулуга, шулай ук Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, яшүсмерләр һәм кызлар арасында картинг буенча традицион районара ярышлар узды.

Ярышларда Балтач, Арча, Кукмара, Теләче районнарыннан 57 картчы катнашты. 

«Стриж»:
1 урын –  Низамиев Фирдус;
2 урын –  Ишмурзин Кирилл;
3 урын – Габидуллин Әсгать.

«Хонда-270» егетләр:
2 урын – Сәйфелганиев Алмир;
3 урын – Габделбәров Инзил.

«Хонда-270» кызлар:
2 урын – Гарифуллина Диләрә;
3 урын – Зарипова Зилә.
5 урын – Габидуллина Эльвира.

«125»
1 урын — Гарифуллин Данияр;
2 урын – Закиров Аяз;
5 урын – Вәлиев Раил.

«Хонда-200 кыш»
5 урын-Габидуллин Илдар.

Командалар арасында Балтач командасы 1 урынны алды! Барлык җиңүчеләргә медальләр, грамоталар, призлар тапшырылды.
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев