Буа районында автобус әйләнеп капланган
Юл хәрәкәте иминлеге

Буа районында автобус әйләнеп капланган

Буа районында 15 кешелек пассажир автобусы кюветка әйләнеп капланган. Коткаручыларга хәбәр 5 гыйнварда 7 сәгать 10 минутта килеп ирешкән. Кировтан Самарага юл тоткан “Пежо” микроавтобусы һәлакәткә тарый.

Районныӊ «Байрак» газетасы хәбәр итүенчә, Татарстанның Буа районында 15 кешелек пассажир автобусы кюветка әйләнеп капланган. Коткаручыларга хәбәр 5 гыйнварда 7 сәгать 10 минутта килеп ирешкән. Кировтан Самарага юл тоткан “Пежо” микроавтобусы һәлакәткә тарый. Авария Казан – Ульяновск федераль трассасында, Татар Биморзасы авылы янында була. 1985 елда туган автобус йөртүчесе идарәне югалта һәм кюветка төшә. Зыян күрүчеләр юк, автобусны буксир белән алып киткәннәр диелә хәбәрдә.

Фото: buinsk-tat.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев