Юл-транспорт һәлакәтендә пассажир хатын-кыз үлгән, ике бала зыян күргән
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл-транспорт һәлакәтендә пассажир хатын-кыз үлгән, ике бала зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз үлгән.

Казанның Путейская урамында фаҗига белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтенең видеосы чыкты. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласында Suzuki һәм Kia автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Һәлакәттә Kia автомобиленең 68 яшьлек пассажиры тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча, Suzuki автомобиленең 46 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм 41 яшьлек хатын-кыз идарәсендәге Kia белән бәрелешкән, аннары соңгысына мотоциклчы килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз үлгән. Моннан тыш, 12 һәм 9 яшьлек балалар имгәнгән.

Чыганак

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев