Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Юллар иминлеге, кеше гомере сагында торучылар

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин белән без әңгәмәбезне бәйрәмчә генә үткәрмәбез, күңелдә авыр тойгы уята торган юл һәлакәтләренә дә тукталып үтәрбез.

3 июль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Ел дәвамында газетабыз битләрендә без алар белән берлектә «Юл — чакрымнар йомгагы» дигән проект эшләп киләбез. Анда район юлларында булган аварияләрне дә язабыз, кагыйдә бозган очракта нинди штрафлар яки кисәтүләр каралганлыгын да бәян итәбез, исерек килеш руль артына утырган шоферларны да «яктыртабыз» һәм сездән килгән сорауларга җаваплар бирәбез. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин белән без әңгәмәбезне бәйрәмчә генә үткәрмәбез, күңелдә авыр тойгы уята торган юл һәлакәтләренә дә тукталып үтәрбез. 
Бүген дәүләт авто-инспекциясенең ролен бәһаләп бетергесез. Елдан-ел юлларда транспорт чараларының саны арта, шуның нәтиҗәсендә юллардагы хәрәкәт тә киеренкеләнә. Мондый хәлдә инспекторларның эше тагын да авырлаша.
Яшерен-батырын түгел, юлларда аларны күргәч, берәү дә тыныч кына үтеп китә алмыйдыр. Арабызда иминлек каешын эләктерми, балаларын махсус креслога утыртмый йөрүчеләр дә бар. Теге яки бу кагыйдәне бозган өчен штраф салучы хокук сакчысына үпкә белдерүчеләр дә юк түгел. Юкса, алар кеше гомерен хәвеф-хәтәрдән саклап калыр өчен тырышалар. Күз алдына да китерүе авыр: дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзләренең хезмәтен башкармаса, юлларда нинди тәртипсезлек булыр иде?! 
— Искәндәр Рашатович, мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башланып берничә көн үтүгә, бистәбездә өч җәяүлене бәрдергән һәлакәт теркәлде, аңарчы инде бер җәяүле һәлак булган иде... Сүзебезне авыр һәлакәтләрдән башлыйкчы.
— 5 июнь кичендә Ленин урамы 69 а йорты адресы янында үзәктән килгән автомобиль җәяүлеләр кичүеннән чыккан ике егет һәм бер кызны бәрдерә. Шофер егет бу вакытта читкә карап, җәяүлеләрне күрмәвен әйтте. Бүгенге көндә ике баланың балалар республика клиник хастаханәсеннән өйләренә кайтулары билгеле, өченче бала әле хастаханәдә.
Шулай ук әле Нормада электровелосипед белән идарә итүче егет идарәне югалтып, каршы якка чыгып, килгән машинага барып бәрелә һәм үзе үк зыян күрде. Моның буенча бу балага карточка төзелеп, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсенә юлланды. 
Узган ел районыбызда кеше гомере өзелүгә китергән бер генә дә һәлакәт теркәлмәгән иде, быел инде мондый бер очрак булды. 1 март көнне төнге сәгать 2 тулып 15 минутта Казаннан Кировка китә торган юлда, ягъни Казаннан Нормага кайта торган юлда 1960 елгы, юлда йоклап яткан ир-ат өстеннән башта бер машина, артыннан ук тагын бер машина чыга, алган җәрәхәтләрдән җәяүле шунда ук һәлак була. Бу авария җәяүленең үз гаебе аркасында булды, шуңа да шоферларга җәза бирелмәде.
Тагын бер юл-транспорт һәлакәтенә тукталып үтәсем килә, Арбор-Шеңшеңәр юлында 17 июнь көнне шофер исерек килеш юл кырыена төшеп китеп, капланып, зыян күрде. 
Быел барлыгы җитди 8 юл-транспорт һәлакәтендә 9 кеше төрле тән җәрәхәтләре алып, бер кеше һәлак булды. Әле елның яртысы гына узды, шуны исәпкә алып, ел ахырына кадәр башка авыр аварияләр булмасын иде, шоферлар да, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен үтәп йөрсеннәр иде дигән теләк җиткерәсе килә. 
— Җәй җитү белән ике тәгәрмәчле транспорт чаралары да популярлашып китә...
— Җәйге чор җитүгә шәхси мобильлек чаралары да арта. Боларга скутер, электроскутер, электровелосипед керә. Болар хәзер бик популярлашты, бүгенге көндә инде районда саннары шактый.
Электровелосипедка тукталып үтәсем килә. Аларның була кечкенәләре һәм зурлары. Киловатт белән аерылалар. Әгәр электровелосипедның көчлелеге 240 киловаттан артмаса, мондый транспорт чарасында гади велосипедта йөргәндәге кагыйдәләрне үтәп йөрергә генә кирәк, әгәр инде 240 киловаттан артса, аның белән идарә итәр өчен «М» категориясе алу кирәк. 
— Бүгенге көнда районыбызда алкоголь кулланып руль артына утыручы шоферлар белән хәл ничегрәк тора?
— Алкоголь кулланып транспорт чарасы белән идарә итүчеләр гел эләгеп торалар. 6 айга 39 шоферны ачыкладык, шуларның бишесе кабаттан эләгүчеләр. Әгәр, бу шоферларның автомобильләре үзе яки хатыны исемендә икән, ягъни уртак булдырылган мөлкәт икән, ул конфискацияләнәчәк. Әлегә алар буенча суд утырышы булмады. 
— Штрафларын вакытында түләмәгән райондашларыбыз да бармы?
— Әйе, РФ административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсе 1 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартылган 46 шофер бар. Шуның әлегә берсенә карата административ кулга алу кулланылды, 16 шофер түләмәгән штрафларын икеләтә арттырып түләячәк, 20 кешегә карата мәҗбүри эшләр йөкләнде. 
— Ә күпчелек штрафлар нәрсә буенча төзелә?
— 2025 елның 24 июненә барлыгы 2071 беркетмә төзелде. Бу эшебездә безгә участок вәкилләре дә зур ярдәм күрсәтә. Шоферлар тарафыннан иң еш бозыла торган кагыйдә булып, иминлек каешын куймау, телефоннан сөйләшеп бару, кечкенә балаларны махсус креслога утыртмау яки утыртып та, эләктермәү тора. Шулай ук җәяүлеләр буенча да эш җитди бара, бу инде шоферларның тиешле урында җәяүлеләрне уздырмавына карата та, җәяүлеләрнең юлны тиешле җирдән кисеп чыкмавы да. 


— Бүгенге көндә кадр-лар белән проблема юкмы? Районыбыз юлларында иминлек сагында кемнәр тора, таныштырып үтегезче?
— Бүгенге көндә юлларда иминлекне саклауда Рәниф Галимбеков, Булат Хәбибрахманов, Салават Зарипов һәм Владислав Волков хезмәт куялар. Хезмәт стажы тулу сәбәпле, Булат Хәбибрахманов шушы айда инде эштән китәчәк, шуңа да газета укучыларына мөрәҗәгать итәсем килә, безнең коллективка югары юридик белемле ир-егет кирәк булачак, кемнәрне бу вакансия кызыксындыра, безнең бүлеккә килсеннәр иде. 
Кече яшьтәге балалардан алып юл хәрәкәте иминлеге серләрен өйрәтүче Лилия Һадиеваны да күпләр белә, ул «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе булып тора. Документ эшен тиешенчә эшләп, бүлеккә килгән райондашларыбызга кирәкле ярдәмне күрсәтүче ике хезмәткәребез бар — Гөлүсә Зарипова белән Регина Шәйхетдинова. Транспорт чараларына техник күзәтү үткәрүдә хезмәт куючыларыбыз — Вадим Волков белән Дилүс Мөхәммәдиев. 


— Искәндәр Рашатович, районыбыз халкына әйтер сүзләрегез бармы?
— Минем халыкка шундый мөрәҗәгать белән чыгасым килә. Без беркетмә төзибез икән, халык аны тискәре яктан гына кабул итә. Профилактика чарасы буларак барганын аңламый. Быел гына мотоцикл белән идарә итүче күпме баланы тоттык без. Әти-әни бу очракта безне начар итеп күрә инде, ә шуның аркасында балабыз исән калды бит әле дигән уй аларга килми. Шушы профилактик чаралар нәтиҗәсендә күпме кешеләрнең гомерләрен саклап калуыбызны бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Тагын шуны әйтәсем килә, ватсапта хәзер безнең кайда эшләгәнне хәбәр итеп торучы төркемнәр бик күп. Без юлларда исерек шоферлар йөрмәсен, кемнеңдер баласының, якынының гомерен өзмәсен дип тырышабыз, ә шушы төркемдә хәбәр итеп торучылар андый шоферларга үзләре үк рәхәтләнеп йөрергә юл ача. Бер генә мәлгә уйлансын иде алар, ә минем баламның яки туганымның гомерен өзсә шундый кеше, дип.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Бәйрәм уңаеннан барлык ЮХИДИ хезмәткәрләрен, шушы өлкәдә эшләгән ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Хезмәтләренең — уң, юлларының хәвефсез булуын, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, хезмәт бурычларын һәрвакыттагыча намуслы башкаруларын, гаиләләренә иминлек, бәйрәм кәефе телибез.

 

Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова

Фото: Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ хезмәткәрләре көне