Кар чистарту поезды белән укытучы машинасы бәрелеп 8 яшьлек балалар үлгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Кар чистарту поезды белән укытучы машинасы бәрелеп 8 яшьлек балалар үлгән

Руль артында 43 яшьлек укытучы булган.

Алтай краенда кар чистарту поезды җиңел автомобиль белән бәрелешкән. Коточкыч һәлакәттә 8 яшьлек өч бала – ике малай һәм кыз һәлак булган.

Җиңел машина руле артында 43 яшьлек мәктәп укытучысы була. Ул дәресләрен кичектергәннән соң, балаларга автобусны сәгать ярым көтәргә туры килгәнлектән, үз машинасында кайтарып куярга уйлаган.

Укытучы авыр хәлдә хастаханәдә ята. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә бер баланың исән калуы да мәгълүм, ул да авыр хәлдә. Хәзер укытучыга карата җинаять эше кузгатылган.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп поезд бәргән

Нет комментариев