Дәүләт автоинспекциясенең Балтач районы бүлеге 2022 елның 21 ноябреннән 27 ноябренә кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәрелүе турында хәбәр итә.
РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.15 маддәсе 4 өлеше нигезендә "Каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып чыгу" очрагы күзәтелгәндә, шофёрларга 5 мең сум күләмендә административ штраф салу яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
"Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу – иң еш очрый торган кагыйдә бозулар рәтенә керә һәм шул ук вакытта еш кына юл-транспорт һәлакәте сәбәпләренә китерүче маневр ясауга әверелә. Юл-транспорт һәлакәтләреннән иң авыр нәтиҗәләр каршы машиналарның алгы бәрелешләре нәтиҗәсендә килеп чыга" – дип кисәтә район Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев