Казанның Оренбург трактындагы юл һәлакәтеннән соң бер кеше хастаханәгә озатылган
Якынча мәгълүматлар буенча, Toyota автомобиленең йөртүчесе борылышта Renault Arcana машинасы белән бәрелешкән.
Бүген Казанның Оренбург трактында булган юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, Toyota автомобиленең йөртүчесе борылышта Renault Arcana машинасы белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, Renault автомобиленең төрле тән җәрәхәтләре алган 28 яшьлек йөртүчесе хастаханәгә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев