Һәлакәттә кеше гомере өзелде
Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәттә кеше гомере өзелде

Кичә тагын кеше үлеме белән бәйле юл һәлакәте теркәлде. Бу юлы 21 яшьлек яшь әнинең гомере өзелде.

Кичә Әлмәт-Зәй-Чаллы юлының 43 км. да тагын кеше үлеме белән бәйле юл һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге.

“ВАЗ-2112” автомобиле йөртүчесе 1996нчы елгы хатын-кыз Зәйдән Чаллы ягына бару юлында тизлек режимын тиешле дәрәҗәдән арттырып, руль белән идарә итүдә контрольне югалтып, каршы як полосага чыга һәм “ДАФ” йөк машинасы белән бәрелешә. Машина йөртүче хатын-кыз һәлакәт урынында ук үлә, аның Зәй кешесе булуы билгеле.

Энҗе Әгъләмова

zainsk-rt.ru

Автор фотолары

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


авария

Нет комментариев