Карлы трассада 10 нчы модель «Лада», BMW һәм Volkswagen машиналары бәрелешкән.
«Татар-информ»га билгеле булганча, кичә Аксубай районында Яңа Ибрай авылы янындагы трассада көндезге сәгать 11ләр тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.
Карлы трассада 10 нчы модель «Лада», BMW һәм Volkswagen машиналары бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ике кеше үлгән. Тагын бер кешене ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән.
Җирле Telegram каналларда машина йөртүчеләр әлеге участокта хәрәкәт туктап калган, дип хәбәр итә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев