Балтачлылар белми калмагыз, машинаны теркәү тәртибе җиңеләйде
Кеше һәм закон

Балтачлылар белми калмагыз, машинаны теркәү тәртибе җиңеләйде

10 июльдән Россиядә автомобильләрне теркәүнең җиңеләйтелгән тәртибе гамәлгә керде. Яңа кагыйдәләр буенча, хәзер машиналарны учетка кую гадиләштерелде.

Әгәр моңа кадәр машина йөртүчеләргә билгеле бер вакытка килеп гариза алырга һәм аннан соң гына автомобильне каратырга алып барырга кирәк булса, хәзер шоферлар тикшерү мәйданына шунда ук бара ала. Аннан соң инде әзер документлар белән бүлекчәгә барып, нәтиҗәне генә көтәсе кала. Моннан тыш, процедура өчен мәҗбүри булган документлар исемлегеннән ОСАГО ны да алганнар.
Аның турындагы мәгълүматны электрон вариантта алу каралган. Үзгәрешләр шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен машиналарны теркәүдә дә кагыла.
Фото: kr74.ru


Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев