Бер ана 9 яшьлек улын елгада батырып үтерергә җыенган
Кеше һәм закон

Бер ана 9 яшьлек улын елгада батырып үтерергә җыенган

39 яшьлек хатын-кыз үзенең 9 яшьлек улын Терек елгасына ташлаган.

1 сентябрьдә Төньяк Осетиянең Киров районында коточкыч хәл булган. Анда 39 яшьлек хатын-кыз үзенең 9 яшьлек улын Терек елгасына ташлаган.

Малайның абыйсы узып баручы машинаны туктатып ярдәм сораган. Машина йөртүче малайны коткарган һәм ул исән калган.

Бу күңелсез хәл алдыннан гаиләдә низаг чыккан булган. Ярсыган хатын өч баласын елгага алып киткән һәм малаен батырып үтерергә җыенган.  Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Бала гомере

Нет комментариев