2018 елда туган беренче һәм өченче балага бертапкыр бирелә торган түләү турында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 елның 9 февралендә кабул ителгән 67нче номерлы карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлегендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү акчасы билгеләнә. Ул әни кеше беренче баласын 25 яшь тулганчы алып кайтса, 50000 сум, ә 29 яшь тулганчы өченче баласын алып кайткан очракта, 100000 сум булачак.
Әмма бу акчаны алуның махсус шартлары бар:
- Баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы шарт;
- Әни дә, бала да РФ гражданнары булырга тиеш;
- Авыл җирлегендә 3 ел яшәгән булуы шарт (Балтач бистәсе керми);
- Бала туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.Бер тапкыр бирелә торган түләү акчасын билгеләү өчен түбәндәге документлар тапшырыла:
- паспорт;
- балаларның туу турындагы таныклыгы;
- банкта ачылган счет реквизитлары.
Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-57-94; 2-41-37; 2-41-93.
Әлеге түләүне алу өчен республика матди ярдәм үзәгенең Балтач бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев