Чистайда хатын-кыз 3 айлык сабыен тәрәзәдән ташлый
Кеше һәм закон

Чистайда хатын-кыз 3 айлык сабыен тәрәзәдән ташлый

Татарстанның тикшерү комитеты 23 яшьлек Ангелина К.-га карата җинаять эше ачкан. Хатын-кыз кечкенә баласын үтерергә теләүдә гаепләнә, дип яза Челнинские известия газетасы.

Фаҗига 30 июль Чистайда була. Ике баласы белән танышларына килеп кәеф-сафа корып утыручы хатын ире белән талаша. Конфликт барышында ул үзенә бала кирәкмәвен әйтеп, 3 айлык кызын аягыннан тотып тәрәзәдән ыргыта.

Башы белән бетон җиргә бәрелгән сабый авыр җәрәхәтләр алып, ДРКБга озатыла.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: архив ТТ

tatar-today.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


криминал

Нет комментариев