Сәнәгать мәйданчыклары - икътисади үсешнең төпле нигезе, ди Илшат Галимуллин
Сәнәгать мәйданчыкларын үстерү һәм күбрәк булдыру сәясәте бүгенге көннең мөһим мәсьәләләренең берсе.
Бу юнәлештә райондагы эшләр турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин белән әңгәмә кордык.
– Илшат Солтанович, сез даими сөйләп килә торган сәнәгать мәйданчыклары ни өчен кирәк?
– Бүгенге көндә икътисадны үстерү, инвес-тицияләрне җәлеп итү, эш урыннарын булдыру һәм җирле җитештерүчеләрнең конкуренция сәләтен арттыру кебек максатларга ирешү өчен сәнәгать мәйданчыклары мөһим роль уйный. Республикабызда бу эш инде хәйран киң җәелде, беренче мәйданчыкларның башлангыч чорында аның үсешенә үзәктән финанс ярдәме дә бүленде. Әмма соңгы вакытларда бу эшнең чыгымнарын каплау җирлекләргә тапшырылды.
– Бездә бу юнәлеш буенча эш ничегрәк тора?
– Районда 2023 ел ахырында бер сәнәгать мәйданчыгының аккредитацияләнүе һәм икенчесенең дә узган ел республиканың икътисад министрлыгында уңышлы гына аккредитация үтүе – икътисадның уңай үсешенә этәргеч булып торыр, дип уйлыйбыз. Аккредитацияләнгән мәйданчыкларга төрле субсидияләр, лизинг ярдәме һәм башка хөкүмәт ярдәме күрсәтелүе инвес-торлар өчен өстенлекле шартлар тудыра. Бу, үз чиратында, яңа проектларны җәлеп итүгә һәм эшлеклелекне арттыруга ярдәм итә.
– Сәнәгать мәйдан-чыгын булдыру нәрсәдән башлана?
– Иң элек сәнәгать мәйданчыклары өчен урнашу урынын билгеләп, җитештерүчеләрне табып шушында җәлеп итү, транспорт, энергия, коммуникацияләр инфраструктурасы булдыру сорала. Бу иң мөһим шарт. Сәнәгать мәйданчыгында урнашкан инвесторлар арасыннан бер идарәче компания булырга тиеш. Һәм шуның исеменнән Республика икътисад министрлыгына аккредитация үтү өчен гариза җибәрелүе шарт. Алар тарафыннан уңай карар кабул ителсә, бу сәнәгать мәйданчыгы юридик яктан оешып, тулы көченә эшләп китә ала.
Иң элек, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләк белдергән эшмәкәрләрне туплап, Казан юлында урнашкан «Татнефть» ягулык салу станциясе артында «Агропромышленный парк Балтач» мәйданчыгы булдырылды. Белгәнегезчә, анда хәзергә «Ак алтын», КФХ Гафиуллин оешмалары эшли, киләчәктә бу мәйданчыкны үстерү буенча төпле фикерләр бар.
– Тагын кайсы җир-лекләрдә бу юнәлештә үзгәрешләр бар?
– Бер ел элек Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов районыбызда булганда Балтач-Бөрбаш юлында, Норма тау башында «Тау-бетон» урнашкан җирләр янында сәнәгать мәйданчыгы булдыру мәсьәләсе күтәрелгән иде. Норма җирлегенең үсеш генпланына кертелеп, шушы урында 36 гектар җир бүленеп, шуның нигезендә киләчәктә җитештерүчеләрне туплап эшләп китәргә сәнәгать мәйданчыгы әзерләнде. Бу «Норма сәнәгать мәйданчы»гының идарәче компаниясе итеп, шушы урында төпләнеп, ныклап эшләп киткән «Тау-бетон» оешмасы билгеләнде. Район башлыгы каршында инвестсовет оештырылды. Шушы мәйданчыкта эш башларга, җитештерүне җайга салырга теләге булган эшмәкәрләр (резидентлар) үзләренең бизнес-планнары, сызымнары белән шушы советка тәкъдимнәре белән киләләр һәм тиешле карар кабул ителә. Бүгенге көндә моңарчы эшләп килгән «Спецтехаренда», «Таусервис» оешмалары янында яңа оешмалар эш башларга уйлыйлар. Иң элек «Тау-бетон» оешмасы юлның каршы ягында бүленгән җирдә үзенең җитештерү мәйданчыгын арттырырга уйлый, шулай ук районыбыз егетләре Михайлов Ришат тимер-бетон эшләнмәләр, Широков Александр термопанельләр, чыгышы Балтачтан, Казанда эшләүче эшмәкәр Алмаз Сәлахов пропиленнан эшләнмәләр җитештерү буенча тәкъдимнәр белән чыктылар. Республика тарафыннан яңа оешкан сәнәгать мәйданчыгында эш башларга уйлаучылар өчен газ, ут, су кертергә, юллар булдыру өчен субсидияләр карала, район җитәкчелеге тарафыннан бу юнәлеш буенча тәкъдимнәр министрлыкка юлланды. Бүленгән җир аша күрше районга кабель аша интернет элемтәсе уза иде, район бюджеты аша 800 мең сум финанс бүленеп, ул икенче җиргә күчерелде.
– Сәнәгать мәйдан-чыклары булдыру нинди нәтиҗә бирәчәк?
– Сәнәгать мәйданчык-ларын үстерү – бу икътисади үсешкә, эш урыннары булдыруга һәм районның гомуми социаль-икътисади торышын яхшыртуга юнәлтелгән стратегик карар. Чөнки, беренчедән, яңа предприятиеләр һәм инвестицияләр районның икътисади потенциалын арттыра, бу исә җирле җитештерүчеләргә һәм бизнес өчен яңа мөмкинлекләр ача, икенчедән, актив эшләүче сәнәгать мәй-данчыклары инвесторлар өчен җәлеп иткеч булып тора, бу исә районга өстәмә финанс ресурсларын китерә, өченчедән, сәнәгать мәйданчыкларында эшләү-че предприятиеләр район халкы өчен өстәмә эш урыннары булдыра, бу исә хезмәт базарын җанландыра һәм халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрә. Бүгенге көндә сәнәгать мәйданчыгында эшләргә, урнашырга теләүчеләр булса, без шат кына булабыз.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәдәш – Вакыйф Зәкиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев