«Кайнар» башларны полиция бүлегендә суыталар
Кеше һәм закон

«Кайнар» башларны полиция бүлегендә суыталар

Көннәр эсселәнгәч, Кара күлгә барып су коенып, табигать белән хозурланып ял итүчеләр саны бермә-бер артты.

Шул ук вакытта бу матурлыкка шешә аша карап, кәеф-сафа корып, башка ял итүчеләрнеӊ кәефләрен бозучылар да күренә башлады. Бу атна башында Кара күл әчендә спиртлы эчемлекләр кулланган ике әдәм җәмәгать тәртибенә төкереп бирәләр, хәтта чакырылган эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кисәтүенә игътибар бирмиләр, кулларын озынайтмакчы булалар. Моӊа җавап итеп полция хезмәткәрләре аларны район эчке эшләр бүлегенә алып кайтып, сак астына ябалар. Бу очракта алар эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән өчен җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин.


Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев