Мәҗбүри техник карауны бетерәчәкләр
Кеше һәм закон

Мәҗбүри техник карауны бетерәчәкләр

Дәүләт Думасы мәҗбүри техник карауны бетерү турында закон проектын икенче укылышта кабул иткән.

Документта, җиңел машиналар һәм мототранспорт чараларына  ия булып, алардан шәхси максатта файдаланучыларның бу мәшәкатьтән азат ителүе күздә тотылган. Ә менә автобуслар һәм йөк машиналарына «техосмотр» узу мәҗбүри булып кала. Бу пассажирлар иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.

Шул ук вакытта җиңел машина хуҗалары да үз теләге белән техник карау уздыра ала. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, бу карар чама белән 50  миллион кешенең тормышын җиңеләйтәчәк.

Ватаным Татарстан

Фото: Марат Габдрахманов

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


техосмотр

Нет комментариев