13 июньнән 15 июльгә кадәр Татарстанда "Мәк-2017" профилактик-оператив акциянең беренче этабы башланды.
Әлеге чара, составында наркотик матдә булган үсемлекләрне чәчүне-үстерүне-саклауны кисәтү, ачыклау һәм юкка чыгару максатыннан оештырыла. Шул ук вакытта андый үсемлекләрдән наркотик матдәләр җитештерергә теләүчеләр, аны ташучылар да кулга алыначак. Әгәр сезгә бу юнәлештә нинди дә булса мәгълүмат билгеле икән, райондагы эчке эшләр бүлегенең (84368) 2-43-46, 020 телефоннарына шалтыратуыгыз сорала.
Балтач эчке эшләр бүлеге.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев