Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла бит инде, ләкин...
Әгәр салым түләнми икән, бу очракта инде закон нигезендә аларга карата катгый җәзалар күреләчәк
Ел саен ел тәмамлануга барганда һәрберебезгә салымнарны вакытында түләргә кирәклеген искәртеп, хатлар килә. Транспорт, җир, мөлкәт салымнары турында сүзебез. Ләкин, шушы салымнарны вакытында түләмичә, елдан-ел суммасы арта барган әҗәтлеләр дә байтак районыбызда.
Бүген шулар буенча район башкарма комитеты каршында эшләп килүче комиссия утырышы булды. Анда районыбызның һәрбер авыл җирлеге башлыгы чакырулы иде.
Бүгенге көндә күпчелек авыл җирлекләрендә түләнмәгән салымнар саны хәйран зур сумманы күрсәтә. Ә инде бу салымнарны вакытында җыеп ала алмауларының төп сәбәпләренең берсе – салым түләүченең пропискада авылда булып, анда яшәмәве тора.
Дөрес, авыл җирлекләре башлыклары ничек тә булса бу кешеләр белән элемтәгә кереп, аларга салым буенча булган әҗәтләре турында искәртеп торалар, тик бик сирәге генә бу сүзләрне ишетә шул.
Комиссия җитәкчесе Айдар Хәйретдинов авыл җирлекләренә 15 апрельгә кадәр вакыт бирде. Шушы вакыт аралыгында салым түләүче белән элемтәгә кереп, аннан җавап алынырга тиеш. Әгәр салым түләнми икән, бу очракта инде закон нигезендә аларга карата катгый җәзалар күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев